- ачык
- с. 1. Ябылмаган. Йомылмаган 2. Бикләнмәгән. рәв. Бикләмичә, япмыйча 3. Түбәсез, ябусыз, каплаусыз. рәв. Капламыйча, япмыйча 4. Ышыкланмаган. Кысрыкланмаган. Сакланусыз. Яшеренмичә турыдан-туры көрәшә торган 5. Тәннең муен, күкрәк, җилкә тирәләре күренерлек итеп тегелгән. Шәрә, ябылмаган. рәв. Япмыйча, төймәләмичә. Шәрә. Болытсыз, аяз (күк) 6. Яхшы таныла торган, аңлаешлы. рәв. Аңларлык (күрү, искәрү, ишетү, хәтерләү һ. б.) 7. Сер түгел. Шиксез 8. Конкрет. рәв. Ихлас, яшермичә 9. Теләгән кеше керергә, катнашырга мөмкин. Легаль, яшерен түгел 10. Башка төсләр катнашмаган, тонык булмаган, саф (төс). Яңгырап торган, тонык булмаган (тавыш) 12. Ягымлы, көләч (йөз). рәв. Кәефле. АЧЫК ДИҢГЕЗ – Барлык илләрнең дә бердәй файдалануындагы диңгез. АЧЫК ИҖЕК – Сузык авазга бетә торган иҗек. АЧЫК МАҢГАЙ – Киң маңгай. АЧЫК ХАТ – 1) Бер ягына (өлешенә) адрес, икенчесенә хат языла торган конвертсыз карточка 2) Кемгә дә булса аталып газета-журналда басылган хат
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.